Добро пожаловать на сайт села Ямады Янаульского района республики Башкортостан
Вторник, 19.03.2024, 08:11 Вы вошли как Гость | Группа "Гости" | RSS Главная | СТИХИ И.ЮЗЕЕВА | Мой профиль | Выход
ПОГОДА
МЕНЮ
ЧАТ
200
ОПРОС
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
ВХОД
И.Г. Юзеев
Ямады
«Сез каян?» диеп сорасалар әгәр,
Без оялып башпы имибез,
«Әйтүе дә бик уңайсыз ипде,
Ямадыдап гыпа...» димибез.
Безпе әрәм итми, адәм иткәп
Серле бер авыл ул — Ямады.
Чит-ятларга бер дә сиздермибез,
Булса да ул кырык ямаулы.
Безнекеләр ботен тирә-якта
Ямаучылар белән дан алган.
Әткәйләрдән калган гимнастерка
Әнкәй кулы белән ямалган.
Якын күреп, каян килсәләр дә,
Иң кадерле кунак саныйбыз,
Казан тобе әгәр тишек икән,
Сер бирмибез, бик тиз ямыйбыз!
Үз җиребез үзебезгә якын.
Булмасак та яный торганнар,
Явыз ният белән килгәннәрнең
Колак тобен ямый торганнар!
Киленнәр дә бездән зарланмыйлар,
Килә алмый безгә андыйлар.
Казанда да бер дә боекмыйлар,
— Тишек оекларны ямыйлар.
Хәерчеләр түгел, үзебезне
Иң бай кеше итеп санарлык,
Ямаулыклар һич бетәрлек түгел,
Җирнең бар ертыгын ямарлык!
Оялмадык, горурландык кына
Борынгылар биргән исемнән,
Ямадыны эзләп табалабыз
Болындагы чәчәк исеннән.
Йорәк ертыкларын сиздермичә,
Без шаярдык, колдек, уйнадык,
Ямауларны бездән соңгыларга
Калдырмаска диеп уйладык,
— Тик җыр калдырырга уйладык.
Ямаулыклар берчак онтылырлар,
Мәзәк булып кына калырлар,
Ямадыны ямаулардан түгел,

Без калдырган җырдан танырлар!




Туган ягым каеннары

Өлкәнәйгән саен күңел һаман

Якынайта ике араны:

Синең белән очрашырга кайттым,

Саумы, туган авылым Ямады!

Олы юлдан төшеп, авылымның

Кече урамына узамын.

Иң беренче булып сиңа керәм:

Ач ишегең, Фәндүс туганым!

Наман сине эшкә озатадыр

Авылымның тыныч ал таңы...

Эшләр ярыйсымы?

Бригадаң һаман алдамы?

Шушы җирдә сөрдең, тырмаладың,

Иген иктең, җәйләр җәйләдең...

һәм нефтьче булып авылыбызны

Ил-йорт, дөнья беләнбәйләдең.

Ямады!

Төрле елда, төрле дошман килеп,

Туган җиребезгә янады,

Балаларың

Җирнең кайсы гына

Ноктасында ятып калмады...

Бабаларым малчы, игенчеләр

Булып яшәүне дан санады...

Нәселемдә хәзер нефтьчеләр,

Кара алтын таба Ямады.

Шәҗәрәмне актарганда,

Фәндүс,

Мактаналам синең белән мин.

Бөтен тирә-якта ат казанган

Оста икәнеңне беләм мин.

Ә нигә соң сирәк очрашабыз,

Ничә еллар инде — күргән юк.

Элеккечә төнге урамнарда

Икәү бергә җырлап йөргән юк.

Онытылып яткан гармуныңның

Тузаннарын кагыйк әле бер,

Өлкәнәйгән хисләр яңарырлар,

Яшьлек кайтмаса да барыбер... »

1996
СЛУЧАЙНОЕ ФОТО
ПОИСК
КАЛЕНДАРЬ
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
ПРАЗДНИКИ
Праздники России
НАШ БАННЕР
сайт села Ямады
КОД БАННЕРА






СПОРТ
  • ХК "Салават Юлаев"
  • ХК "Торос"
  • ЧЕМПИОНАТ.RU
  • SPORTBOX.RU
  • РАЗНОЕ
  • Официальный сайт администрации МР Янаульский район РБ
  • Народный сайт г.Янаул
  • Районная библиотека
  • государственные услуги
  • ALMAZ HALILOV © 2024

    Бесплатный конструктор сайтов - uCoz